Казанда иреклеләр (волонтерлык) өлкәсендә «Мәрхәмәтле Татарстан» 2024 республика премиясен тапшыру тантанасы булды. Премиягә ТРның 45 муниципаль берәмлегеннән барлыгы 373 заявка бирелгән.
Бүген Экология министрлыгында «Чиста булачак» хәрәкәте активистлары, ведомство хезмәткәрләре белән бергә, «ЭКОИНСТАЙТ» медиа-мәктәбе проектына нәтиҗә ясадылар. Катнашучылар узган юлда – интенсив укыту курсы, журналистика дөньясына чуму һәм әйдәп баручы белгечләрдән мастер-класслар.
Бүген экология һәм табигать ресурслары министры Александр Шадриков «Реальное время» интернет-басмасы мәйданчыгында туры элемтә үткәрде.
Экология министрлыгы 2025 елда республика территориясендә радиоактив матдәләрне һәм радиоактив калдыкларны исәпкә алу һәм контрольдә тоту чараларын башкаруга бәйле чыгымнарны тәэмин итүгә Татарстан Республикасы бюджетыннан субсидияләр бирүдә катнашкан коммерциясез оешмаларны сайлап алу нәтиҗәләре турында хәбәр итә.
Нәниләр Кама буе идарәсе инспекторлары белән бергә табигатьнең тылсымлы дөньясына чумдылар. Экологлар урманда үз-үзеңне тоту кагыйдәләре турында сөйләп, балаларны Кызыл китапка кертелгән сирәк очрый торган хайван һәм үсемлек төрләре белән таныштырдылар.
Әлмәт районын мониторинглау барышында Көньяк-Көнчыгыш идарәсе инспекторлары тарафыннан Р.Фәхретдин урамында рөхсәтсез чүп-чар ташлау урыны ачыкланды. Чүплекнең гомуми мәйданы 2565 кв.м тәшкил итә.
13 декабрьдә 12:00 сәгатьтә Татарстан Республикасы экология министры Александр Шадриков туры эфирда «Реальное время» интернет-газетасы укучыларының сорауларына җавап бирәчәк.
«Яшьләр вакыты» Бөтенроссия премиясе кысаларында Росмолодежь «Россиянең яшьләр башкаласы» махсус номинациясен гамәлгә куйды. Күпчелек тавыш биргән шәһәр 2025 елда эре чаралар уздыру хокукына, шулай ук яшьләр инфраструктурасын үстерү мөмкинлекләренә ия булачак.
Беренче тапкыр Чаллыда «Экология» илкүләм проектына ярдәм йөзеннән Бөтенроссия экодиктантын язарга теләүчеләр өчен офлайн мәйданчык оештырылды. «Нур» яшьләр үзәгендә экология өлкәсендәге белемнәрен тикшерү өчен 30дан артык активист җыелды.
Ик буе идарәсе инспекторлары күчмә тикшерү барышында Актүбә шәһәр тибындагы бистәсендә Татарстан урамында көнкүреш калдыклары җыелганын ачыкладылар.