Экология министрлыгының Идел-Кама территориаль идарәсе инспекторлары Чистай районының Данауров авыл җирлеге территориясен тикшерделәр. Тикшерү барышында төзелеш калдыкларын - бетон эшләнмәләр һәм бетон ватыкларын кисәк формада санкцияләнмәгән складлау ачыкланган.
Пычранган участокның гомуми мәйданы 140 кв. м тәшкил иткән.
Чистай районы Данауров авыл җирлегенең башкарма комитетына табигатьне саклау законнарының мәҗбүри таләпләрен бозуның ярамаганлыгы турында кисәтү җибәрелде.
Бүгенге көндә чүплек Башкарма комитет көче белән юкка чыгарылган.