Бүген Тукай районының «Саулык» савыктыру-белем бирү комплексында Юннатларның беренче төбәк слеты старт алды. Чара Беренчеләр Хәрәкәте флагман проекты кысаларында уза.
“Экологик иминлек” милли проектын хуплап үткәрелә торган масштаблы вакыйга бөтен Татарстаннан 8 яшьтән 17 яшькә кадәр иң актив 100 бала җыйды. Өч көн дәвамында яшь натуралистлар лекцияләр тыңлый, командаларда эшли, экологлар белән аралаша, экотроп буйлап йөри һәм иҗади остаханәләргә бара алачак.
Бүген катнашучыларны мәгълүмати системалар һәм экологик агарту идарәсе башлыгы Дамир Вәлиуллин сәламләде. Ул ТР Экология министрлыгы эше һәм яшьләр катнаша ала торган проектлар турында сөйләде.
Дамир Вәлиуллин шулай ук мондый слетлар табигатькә сакчыл мөнәсәбәт тәрбияләргә ярдәм итә, дип ассызыклады:
“Экологик гадәтләр балачакта гына салына. Мондый форумнар балаларга ниндидер яңа әйбер белү генә түгел, ә тоярга мөмкинлек бирә.