Ирбис яшәү ареалларының барлык 12 иле вәкилләре Казанда халыкара конференциягә җыелачак. Мондый форматта ак барсны саклау мәсьәләләре буенча халыкара бергәлек соңгы елларда әле җыелмаган иде

2025 елның 6 марты, пәнҗешәмбе

«Дөньяда ак барсны өйрәнү һәм саклау. Көчләрне берләштерү» халыкара конференциясе 13-15 март көннәрендә узачак һәм ул ак барсны өйрәнү һәм саклау мәсьәләләренә, шулай ук бу өлкәдә гамәлдәге табигатьне саклау проектлары турында фикер алышуга багышланачак. Конференциядә 180 фәнни белгеч катнаша, алар арасында 12 илдән: Россия, Кытай, Пакистан, Монголия, Казахстан, Кыргызстан, Таҗикстан, Непал, Бутан, Һиндстан, Әфганстан һәм Үзбәкстаннан вәкилләр бар. Чара «Экологик иминлек» илкүләм проектының максатларына һәм бурычларына туры килә.

Конференциянең оештыру комитеты утырышын 6 мартта Татарстан Республикасы Хөкүмәте Йортында Татарстан Республикасы Рәисе Рөстәм Миңнеханов уздырды. Утырышта федераль хакимият органнары вәкилләре, республика министрлыклары, ведомстволары җитәкчеләре, бизнес, мәгариф һәм фән вәкилләре катнашты, оештыру комитетының кайбер әгъзалары видеоконференцэлемтә аша тоташтырылды.

Утырышта конференция программасы буенча фикер алыштылар, аның барышында пленар һәм стратегик сессияләр, шулай ук ак барсны өйрәнү һәм саклау мәсьәләләре буенча эшлекле фикер алышулар планлаштырылган. Конференциянең максатларыннан берсе – Кызыл китапка кертелгән хайван төрен өйрәнүне һәм саклауны дәвам итү өчен фәнни-тикшеренү үзәкләре һәм оешмалары белән хезмәттәшлек итү документларына кул кую.

Шулай ук конференциядә фикер алышуның төп темаларының берсе булып ТР Рәисе инициативасы һәм ТР Экология һәм табигать ресурслары министрлыгы катнашында Алтай Республикасы территориясендә оештырылган «Ак барс» биологик төрлелекне саклау фәнни-тикшеренү үзәге эшләве торачак.

Катнашучылар һәм кунаклар өчен, төп очрашулардан тыш, экскурсияләр һәм Казанның төп истәлекле урыннарына һәм фәнни-тикшеренү объектларына күзәтү белән мәдәни программа каралган. 

Белешмә өчен:

Ак барс популяциясен саклау инициативасы Рөстәм Миңнехановныкы.  2022 елда Татарстан Рәисе кушуы буенча Алтай Республикасының Мәймә районындагы «Карым» ҖЧҖ территориясендә «Ак барс» үзәге төзелә башлады. 2024 елда үзәк территориясендә лабораторияле фәнни-тикшеренү корпусы, фәнни хезмәткәрләр өчен торак йортлар, ветеринария блогы, хуҗалык блогы, вольер комплексы төзелде. Ак барс – мәчеләр гаиләсендәге иң аз өйрәнелгән төрләрнең берсе, Үзәк элек оештырылган «Ак Барс» сирәк төр мәчеләрне өйрәнү үзәгенең дәвамы булды. Хәзерге вакытта Россиянең кыргый табигатендә 80 гә якын зат исәпләнә.

Кыргызстан Республикасы белән хезмәттәшлек нәтиҗәләре буенча кабул ителгән ак барсны торгызу фәнни программасы кысаларында 2024 елның 23 октябрендә «Ак барс» үзәгенә өч баш ак барс китерелде.

Бүгенге көндә ак барслар үзләрен бик яхшы хис итә. Китерелгән барсларның 2 ата барсы Батыр һәм Җәниш, бер ана барс Умай исемле.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International