Автомобиль шиннары, тәгәрмәчләр, шулай ук куллану үзлекләрен югалткан резин һәм пластик әйберләр. Болар барысы да кирәксезлеге аркасында туфракка ташланган.
Чистай районы территориясен күчмә тикшерү барышында Экология министрлыгының Идел-Кама идарәсе инспекторлары тарафыннан Чистайның Гуськов урамында контейнер мәйданчыгының һәм аңа якын территориянең транспорт чараларын ремонтлаудан һәм демонтажлаудан соң калган калдыклар, төзелеш һәм көнкүреш чүп-чарлары, шул исәптән зур габаритлы чүп-чар белән чүпләнүе ачыкланды.
Республиканың Яңа Чишмә һәм Балык Бистәсе районнары территорияләрен күчмә тикшерү барышында Экология министрлыгының Идел-Кама идарәсе инспекторлары рөхсәтсез калдыклар җыюны ачыклаганнар.