Экология министрлыгының Идел-Кама идарәсе инспекторлары Чистай районына мониторинг үткәрделәр

2024 елның 3 мае, җомга

Чистай районы территориясен күчмә тикшерү барышында Экология министрлыгының Идел-Кама идарәсе инспекторлары тарафыннан Чистайның Гуськов урамында контейнер мәйданчыгының һәм аңа якын территориянең транспорт чараларын ремонтлаудан һәм демонтажлаудан соң калган калдыклар, төзелеш һәм көнкүреш чүп-чарлары, шул исәптән зур габаритлы чүп-чар белән чүпләнүе ачыкланды.

Экология министрлыгының Идел-Кама идарәсе инспекторлары тарафыннан Чистай Башкарма комитеты адресына табигатьне саклау законнарының мәҗбүри таләпләрен бозуның рөхсәт ителмәве һәм 60 көн эчендә хокук бозуларны бетерү кирәклеге турында кисәтү бирелде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International