Томск өлкәсе, Төньяк-Көнчыгыш Азия илләре төбәк администрацияләре ассоциациясенең экология буенча ярдәмче комиссиясе белән берлектә, III «Экоселфи – файдалы селфи» ачык экологик фотобәйгесен үткәрә. Бәйгенең максаты – халыкны табигатьне актив рәвештә саклау эшчәнлегенә җәлеп итү юлы белән, экологик культура формалаштыру.
«Туган як сукмаклары буйлап» – Арчада шундый исем астында чара узган, аның барышында «Незримая стража» клуб берләшмәсе балалары экологик походка киткән.
Узган ялларда Балтач районының Борбаш авылында «Татарстанда чиста булачак!» дип исемләнгән экология бәйрәме узды. 2021 елдагы беренче чара XIV республика мөселман балалар сабантуе кысаларында оештырылган.
Казан шәһәре Совет районының 394 нче балалар бакчасында Татарстан Республикасы Экология һәм табигать ресурслары министрлыгының Үзәк территориаль идарәсе инспекторлары белән берлектә мәктәпкәчә яшьтәге балалар өчен экологик чара үткәрелгән.
Хисси, физик йомшару һәм уңай тәэсирләр. Татарстан Республикасы Экология һәм табигать ресурслары министрлыгының Төньяк территориаль идарәсе белгечләре Арча шәһәренең күпфункцияле үзәгендә «Незримая стража» клуб формированиесендә катнашучылар белән 4 нче башлангыч гомуми белем бирү мәктәбе балалары өчен «Хәзинә эзләгәндә» дип аталган квест уенын үткәргән.