Экология сукмаклары буенча «хәзинә эзләп»

2021 елның 10 июне, пәнҗешәмбе

Хисси, физик йомшару һәм уңай тәэсирләр. Татарстан Республикасы Экология һәм табигать ресурслары министрлыгының Төньяк территориаль идарәсе белгечләре Арча шәһәренең күпфункцияле үзәгендә «Незримая стража» клуб формированиесендә катнашучылар белән  4 нче башлангыч гомуми белем бирү мәктәбе балалары өчен «Хәзинә эзләгәндә» дип аталган квест уенын үткәргән. Ярышларда ике команда катнашкан. Һәр команда, хәзинә картасы алып, экологик сукмаклар буйлап сәяхәткә кузгалган. Этаплап, җитезлек, зирәклек һәм тапкырлык күрсәтеп, балалар барлык биремнәрне дә бик яхшы үтәгән һәм яхшы ял иткән.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International