ЯҢАЛЫКЛАР


25
май, 2022 ел
чәршәмбе

Бүген «Эфир» телеканалында 19.45 һәм 22.45 сәгатьләрдә «Чистый Татарстан» тапшыруын карагыз. Студиянең кунаклары: Егор Тарнавский – ТР экология һәм табигать ресурслары министры урынбасары һәм Ольга Артемьева – Министрлыкның экологик белем бирү һәм иҗтимагый оешмалар белән хезмәттәшлек итү бүлеге җитәкчесе. Безнең белән бер дулкында булыгыз!


30
март, 2022 ел
чәршәмбе

Бүген киләчәк турында да, бүгенге көн турында да сөйләшербез, хәтта үткәнебезгә дә кайтырбыз. Бүген 19.45 һәм 22.45 сәгатьләрдә «Эфир» телеканалында «Чиста Татарстан» программасын карагыз. Без санитария-экология икеайлыгының башлануы турында сөйләрбез. Дөнья яхшырак якка үзгәрсен өчен нәрсәләр эшли алабыз – шуны искәртербез. Чөнки экология барыбызны да берләштерә!


20
октябрь, 2021 ел
чәршәмбе

Бүген «Татарстан-24» телеканалының «Чистый Татарстан» тапшыруында республикада экологларга табигатьне саклау өлкәсендәге хокук бозулар турында ничек хәбәр бирү һәм телеграм-бот белән эшнең ничек оештырылуы турында фикер алышачаклар. 


29
сентябрь, 2021 ел
чәршәмбе

Бу хакта бүген «Эфир» телеканалындагы «Чистый Татарстан» программасыннан карагыз. Катнашучылар Татарстанда автоягулык салу станцияләрен бензин парларын тоту системалары белән җиһазландыру буенча үткәрелә торган масштаблы программа турында фикер алышачак. 


28
июль, 2021 ел
чәршәмбе

Бүген «Татарстан-24» каналындагы «Чистый Татарстан» тапшыруында дайверларның әйләнә-тирә мохитне саклауга нинди өлеш кертүе, Рус география җәмгыятенең Татарстан бүлегенең планнары турында фикер алышачаклар. 


7
июль, 2021 ел
чәршәмбе

«Эфир» телеканалында «Чистый Татарстан» тапшыруында РФ Президенты гранты кысаларында республикада «Чиста булачак» яшьләр экологик оешмасы тарафыннан тормышка ашырыла торган экологик бәйрәмнәр турында фикер алышыначак.  


2
июнь, 2021 ел
чәршәмбе

Бүген «Татарстан – 24» телеканалының «Чистый Татарстан» тапшыруында республикада яшь натуралистлар хәрәкәтенең ничек үсүе, аларның нинди бурычлар куюы һәм алар сафларына ничек керергә кирәклеге турында фикер алышыначак.


24
март, 2021 ел
чәршәмбе

Бүген «Татарстан-24» телеканалында, 12:30 сәгатьтә «Чистый Татарстан» тапшыруы булачак. Студия кунагы – Татарстан Республикасы экология һәм табигать ресурслары министрының беренче урынбасары – табигать саклау буенча Баш дәүләт инспекторы Фаяз Шакиров.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International