Татарстан күгендә яңадан Кызыл китапка кертелгән лачынн-балабаннар барлыкка килде

2023 елның 9 августы, чәршәмбе

Бүген Татарстан тамашачыларына «Татарстан 24» телеканалында «Чистая среда» программасында Экология министрлыгының  лачын-балабаннарны реинтродукцияләү буенча сынау проектының нинди нәтиҗәләр һәм казанышлар белән тәмамлануы турында сөйлибез. Проектның кураторы, экология министры урынбасары Ольга Манидичева һәм фәнни җитәкче, профессор, биология фәннәре докторы Илгизәр Рәхимов проектның нечкәлекләре белән уртаклашачаклар һәм бу эштә нинди кыенлыклар белән очрашырга туры килгәнен һәм төп уңышның нәрсәдән гыйбарәт булганын сөйләячәкләр. Исегезгә төшерәбез, СИБУР грантына гамәлгә ашырылган Татарстан проекты «Бәллүр компас» халыкара премиясе лидерлары өчлегенә керде! Тавыш биргән һәркемгә рәхмәт!

Барлык нечкәлекләрне бүген 12.30, 18.30, 22.30 сәгатьләрдә «Татарстан 24» телеканалында карыйбыз

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International