«Чистый Татарстан» тапшыруында Ноксаны экотернәкләндерү буенча сынау проекты турында сөйлибез

2022 елның 5 октябре, чәршәмбе

Студия кунаклары - экология министрының беренче урынбасары Айрат Шиһапов һәм Россия экология җәмгыятенең Татарстан бүлеге җитәкчесе Азат Җиһаншин.

Исегезгә төшерәбез, Ноксаны савыктыру проектын Татарстанда галимнәр белән берлектә экологлар эшли. Ул елгага йогынты ясаучы тискәре факторларны ачыклауга һәм бәяләүгә юнәлдерелгән.

Быелның июль аенда ТР Экология һәм табигать ресурслары министрлыгы белгечләре, ТР Фәннәр академиясенең Экология һәм җир асты байлыкларыннан файдалану проблемалары институты галимнәре белән берлектә, Казан территориясендәге су саклау зонасында елганы тикшерделәр. 21,4 км участокта 25 нокта тикшерелгән һәм 91ендә тискәре йогынты факты ачыкланган. Бу чүп өемнәре, агач өемнәре, яр буена ирекле керү мөмкинлеген чикләү. Елга торышына экологик бәяләү ТР Экология һәм табигать ресурслары министрлыгында ТР Дәүләт Советы, Россия экология җәмгыятенең Татарстан бүлекчәсе, ТР Фәннәр академиясенең Экология һәм җир асты байлыкларыннан файдалану проблемалары институты һәм башка оешмалар вәкилләре катнашында узган киңәшмәдә  бирелде.

Бүген «Татарстан 24» ТК «Чистый Татарстан»  тапшыруын 12.30, 18.30 һәм 22.30 сәгатьләрдә карагыз.

 

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International