Бүген Яр Чаллыда Габдулла Тукай исемендәге яр буенда «экологик иминлек» милли проекты кысаларында «Россия суы»бөтенроссия акциясенә рәсми старт бирү өчен 1500 битараф булмаган кеше һәм эковолонтер җыелды.
Яр Чаллыда «Россия суы» Экология съезды кысаларында акциянең төбәк вәкилләре өчен стратегик семинар узды. Төп спикер булып Татарстан Республикасы Экология һәм табигый байлыклар министры урынбасары Илнур Насретдинов чыгыш ясады. Үз докладында ул нәтиҗәләр ясап кына калмады, ә төбәкнең «уңыш сере» н формалаштырды, ул инде бишенче ел рәттән ярларны чистарту буенча Бөтенроссия марафонында абсолют лидерлыкны саклап кала.
Бу көннәрдә Яр Чаллыда уза торган «Россия суы» экологик съезды кысаларында панель сессия узды.
Чара быел нигез салынуга 400 ел тулуны билгеләп үтүче Яр Чаллыда уза.
«Россия суы» бөтенроссия съезды кысаларында Мәләкәс елгасында РФ табигый байлыклар һәм экология министры урынбасары Максим Корольков катнашында эшлекле киңәшмә узды. «Экологик иминлек» илкүләм проектының «Россия суы»федераль проекты кысаларында елганы экореабилитацияләүнең икенче этабын гамәлгә ашыру турында фикер алыштылар.
«Россия суы» Экология съезды кысаларында Россиянең 15 алдынгы компаниясе һәм предприятиесе казанышлары һәм инновацияләре буенча масштаблы күргәзмә узды. Яр Чаллыдагы «IT-парк» мәйданчыгында судан файдалану, экологик мониторинг, калдыкларны эшкәртү һәм су чистарту өлкәсендәге алдынгы эшләнмәләр күрсәтелде.
16 апрельдән 17 апрельгә кадәр Яр Чаллыда профессиональ бергәлекне һәм волонтерлык хәрәкәтен берләштерүче «Россия суы» ике көнлек Экология съезды узачак. Беренче көн эксперт эшенә, икенче көн бөтен ил буйлап ярларны җыештыру сезонын башлап җибәрүгә багышланачак.
Татарстан Республикасы “Россия суы” Бөтенроссия ярларын чистарту акциясендә бишенче тапкыр рәттән беренче урынны алып, экологик волонтерлык лидеры статусын раслады. ТР Экология һәм табигый ресурслар министрлыгында 2025 елга нәтиҗә ясалды.
Ирекле ярдәмчеләр көнендә Россия Федерациясе Табигать ресурслары һәм экология министрлыгында «Экологик иминлек» илкүләм проектына ярдәм йөзеннән «Россия суы» ярларны чистарту буенча Бөтенроссия акциясендә җиңүчеләрне бүләкләү тантанасы узды.
Яңа Чишмә районының Черемухово авыл җирлегендә «Экологик иминлек» илкүләм проектының «Россия суы» Бөтенроссия акциясе узды.