Бүген Татарстанның Экология һәм табигать ресурслары министрлыгында экология һәм табигатьтән файдалану өлкәсендә профессор В.А.Попов исемендәге премиягә конкурс һәм Татарстанның югары уку йортлары студентлары арасында экология буенча фәнни-гамәли эшләр конкурсы лауреатларын бүләкләү тантанасы булып узды.
Татарстан Республикасы Экология һәм табигать ресурслары министрлыгында узып баручы елга йомгаклар ясалып, киләчәккә планнар билгеләнде. Моннан тыш республикабызның әйләнә-тирә мохитен саклау эшенә үзләреннән саллы өлеш керткән хезмәткәрләргә Мактау грамоталары һәм Рәхмәт хатлары тапшырылды.