Иң экологик предприятие, иҗтимагый хәрәкәт, массакүләм мәгълүмат чаралары, уку йорты һәм иң яхшы дәүләт инспекторы - барлыгы 326 катнашучы һәм 1 абсолют җиңүче.
Татарстан Республикасы Экология һәм табигать ресурслары министрлыгы “ЭКОлидер” республика бәйгесендә катнашуга гаризалар кабул итә. Конкурста катнашуга табигатьне саклауны үзләренең төп бурычларыннан берсе итеп санаучы иң экологик предприятиеләр, уку йортлары, әйләнә-тирә мохит проблемаларына битараф кала алмаган җәмәгатьчелек вәкилләре һәм, әлбәттә инде, ел дәвамында Татарстан Республикасы Экология һәм табигать ресурслары министрлыгы инспекторларының чын ярдәмчеләре булып торган журналистлар чакырыла.