Бүген экология министры Александр Шадриковка «Россия суы» бөтенроссия акциясендә җиңүче дипломын тапшырдылар

2022 елның 16 декабре, җомга

«Россия суы» бөтенроссия акциясендә җиңүче Дипломын бүген Су ресурслары федераль агентлыгы җитәкчесе киңәшчесе Илья Разбаш Татарстан Республикасы  Экология һәм табигать ресурслары министры Александр Шадриковка «ЭКОлидер» тантанасы вакытында тапшырды.


«ТР  Экология һәм табигать ресурслары министрлыгы — илдәге алдынгыларның берсе, калганнары өчен үрнәк булып тора. Без һәрчак сезнең тәҗрибәгезгә хезмәттәшләребезнең игътибарын юнәлтәбез. Сезне министрлык оешуның утыз еллыгы белән котларга бик шатмын. Татарстан «Россия суы» акциясенең лидеры булды, төбәктән табигать саклау чараларында йөзләрчә мең кеше катнашты», — дип билгеләде Илья Разбаш.
Александр Шадриков акциядә актив катнашканнары өчен рәхмәт белдерде. Яр буе территорияләрен чистарту чараларында Татарстанда 300 меңнән артык кеше катнашты, 34 мең куб.метр чүп-чар җыелды.

Исегезгә төшерәбез, татарстанлылар «Экология»  илкүләм проекты кысаларында оештырылган «Россия суы» ярларны җыештыру буенча Бөтенроссия акциясендә икенче ел рәттән җиңүче булдылар.

Бүләкләү тантанасын күрсәтелгән сылтама буенча карарга мөмкин https://vk.com/video-37315915_456239420

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International