Татарстанда Кызыл китапка кертелгән лачын-балобан популяциясен торгызу проекты дәвам итә, аны Экология министрлыгы СИБУР компаниясе ярдәмендә гамәлгә ашыра. Бу хакта ТР Министрлар Кабинетында узган брифингта ТР экология министры Азат Җиһаншин сөйләде.
Татарстанда сирәк очрый торган хайван төрләрен саклау һәм экосистемаларны торгызу эше, хакимият, фән, бизнес һәм җәмәгатьчелек тырышлыкларын берләштереп, сыйфат ягыннан яңа дәрәҗәгә күтәрелде.
Проект «Экологик иминлек» илкүләм проектына ярдәм йөзеннән гамәлгә ашырыла.
Татарстанның Экология министрлыгы Кызыл китапка кертелгән кошларны кайтару буенча уникаль проектның өченче этабын башлап җибәрде.