Буа районының Боерган бистәсе укучылары Татарстан Республикасы Экология һәм табигый ресурслар министрлыгы тарафыннан оештырылган “Чиста яр” республика акциясенә кушылды. Укучылар Тилчә һәм Зөя елгаларының яр зоналарын чүп-чардан – кешеләр ялдан соң калдырган көнкүреш калдыкларыннан чистарттылар. “Татарстан бай регион, бездә бик матур табигать. Без Экология министрлыгы акциясенә булышып кына калмыйча, әйләнә-тирәбездәге мохит чисталыгын сакларга кирәклеген ял итүчеләргә үз үрнәгебез белән күрсәтергә телибез”, - диде акциядә катнашучылар. Татарстан Экология министрлыгының Идел аръягы территориаль идарәсе белгечләре Буаның “Чиста яр” акциясенә актив кушылуын билгеләп үттеләр. Мероприятие кыска срокларда яр территорияләрендә тәртип урнаштырырга мөмкинлек бирәчәк. Сулыклар янында чисталык саклау һәм закон бозуларны ачыклау буенча чаралар салкыннар башланганчы дәвам итәчәк. Закон бозучыларга карата штраф санкцияләре кулланылачак. Яр территорияләрен чистарту буенча акция Татарстанда 1 июльдә старт алды. Анда муниципаль хакимиятләр, җирле үзидарә органнары вәкилләре, ирекле һәм иҗтимагый оешмалар, студентлар һәм укучылар коллективларының активистлары, төрле структура һәм ведомстволарның хезмәткәрләре һәм битараф булмаган теләгән кешеләр катнаша. Мероприятие Татарстан Республикасының Экология һәм табигый байлыклар министрлыгы тарафыннан Татарстанның барлык муниципаль берәмлекләрендә сулыклар ярларында санитар тәртип урнаштыру һәм саклау, гражданнарның иҗтимагый активлыгын һәм табигатькә сакчыл мөнәсәбәтен үстерү максаты белән үткәрелә.
ТР ЭТБМ матбугат хезмәте