Татарстанда яшәүчеләр “Яшел Россия” Бөтенроссия экологик өмәсе мәйданчыкларыннан иң яхшы репортаж” конкурсында катнаша ала, аның оештыручысы булып “Яшел Россия” Гомумроссия экологик иҗтимагый хәрәкәте тора. Конкурс аудитория игътибарын экологик культура мәсьәләренә җәлеп итүгә, регион тормышының экологик темаларын яктырту мәсьәләләренә кешеләрнең битараф булмаган позициясен хуплауга, үсеп килүче буында патриотлык рухы һәм Ватанга мәхәбәт тәрбияләүгә юнәлтелгән.
Катнашу өчен заявканы 2017 елның 2 сентябреннән 1 октябренә кадәр konkurs@genyborka.ru электрон адресына җибәрергә кирәк. Заявкада өмәдә төшерелгән матриалга сылтаманы күрсәтергә кирәк (Youtube каналы). Иҗади эш түбәндәге критерийларга туры килергә тиеш:
-эшнең күрсәтелгән темага туры килүе;
- дәлиллелек һәм теманы ачу тирәнлеге, тәкъдим итүнең аныклыгы;
- видеороликның оригинальлеге (идея яңалыгы);
-“Яшел Россия” ГЭИХ символикасы булу;
-текстның мәгълүматлылыгы, сыйфаты;
- видеотөшерелеше сыйфаты;
- махсус сәнгатьлелек чараларын куллану дәрәҗәсе, монтаж;
- эшнең күрсәтелгән таләпләргә туры килүе.
Иң яхшы эшләрнең авторлары 2017 елның декабрендә игълан ителәчәк. Шулай ук genyborka.ru сайтында һәм социаль челтәрләрдә ачык тавыш бирү юлы белән “Тамашачылар симпатиясе призы” номинациясендә җиңүче билгеләнәчәк.
Конкурсның нигезләмәсе белән оештыручының сайтында танышырга мөмкин: http://genyborka.ru
ТР ЭТБМ матбугат хезмәте