Росссиянең минерал-чимал базасын тулыландыру мәсьәләләре турында “Геологоразведка 2017” IV Халыкара геологик форумында фикер алышачаклар

2017 елның 18 июле, сишәмбе

2017 елның 25 октябрендә Мәскәүдә “Геологоразведка” IV Халыкара геологик форумы булачак. Мероприятиедә Россия Федерациясе Табигый ресурслар һәм экология министрлыгы, Россия Федерациясе Энергетика министрлыгы, Җир асты байлыкларыннан файдалану буенча федераль агентлык, Файдалы казылмалар запаслары буенча дәүләт комиссиясе вәкилләре, геологик разведкалау һәм сервис предприятиеләре җитәкчеләре, файдалы казылмалар чыгаручы компанияләрнең топ-менеджменты катнашачак.

Форум кысаларында анда катнашучылар түбәндәге мәсьәләләр буенча фикер алышачак:

- Россиянең геология тармагында дәүләти-хосусый партнерлык перспективалары;

- Геологоразведканың фәнни өлешен үстерү өлкәсендә дәүләт сәясәтенең яңа юнәлешләре;

- Арктика шельфы сейсморзведкасында халыкара хезмәттәшлек;

- Геологоразведкада алдынгы мәгълүмати технологияләр файдалану.

Мероприятие нәтиҗәләре буенча катнашучы компанияләр арасында Россия Федерациясе территориясендә геологоразведка проектларын тормышка ашыруга кагылышлы әһәмиятле берничә килешүгә кул кую планлаштырыла.

ТР ЭТБМ матбугат хезмәте

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International