“Бу язда ташу барышында су басу турында халыктан шикаятьләр булмады”. Бүген Фәрит Габделганиев Брысса елгасын чистарту һәм елга юлын турайту буенча эш барышы белән танышты

2017 елның 15 июле, шимбә

Бүген Татарстан Республикасы экология һәм табигый байлыклар министры Фәрит Габделганиев Лаеш районы Егорьево авылы янында Брысса елгасын чисарту һәм елга юлын турайту буенча эш барышы белән танышты. Яр ныгыту эшләре торак пунктны су басудан саклау максаты белән башкарылды. “Егорьево һәм Каипы авыллары участоклары ел саен язгы ташу чорында су басу зонасына эләгә иде. Хәвеф зонасында торак йортлар саны 80 берәмлек. Шул уңайдан авылларда яшәүчеләр Экология министрлыгына ярдәм сорап мөрәҗәгать иттеләр, шуңа күрә әлеге участок беренчел әһәмияттә иде”, - дип сөйләде Фәрит Габделганиев. Проект кысаларында 2016-2017 елларда техник-культура эшләре башкарылды (агач-куаклыкларны кисү, агач төпләрен чыгару), елга үзәнен чистарту һәм юлын турылау, елга ерымы сөзәклекләрен формалаштыру. “Хәзерге вакытка 83% эш үтәлгән. Балыклар җибәрү буенча эшләр башкарасы калды, ләкин бүген инде без ирешелгән югары нәтиҗәләр турында әйтә алабыз. Бу язда ташу барышында су басулар турында халыктан шикаятьләр булмады. Бу Министрлыкның һәм Су ресурслары федераль агентлыгының җайга салынган һәм җентекле эшен күрсәтә”, - диде Татарстанның экология министры.

ТР ЭТБМ матбугат хезмәте

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International