Яр Чаллыда яшь экологлар бәйрәме узды

2017 елның 14 июле, җомга

Яр Чаллының «Крылатый» һәм «Солнечный» балалар лагерьларында экологлар бәйрәмнәре узды. Балалар өчен танып-белү чарасын Татарстан Республикасы Экология һәм табигый байлыклар министрлыгының Кама буе территориаль идарәсе белгечләре үткәрде. Алар балаларга республика үсемлекләре һәм хайваннарының күптөрлелеге турында, туган як табигый ресурсларының үенчәлекләре турында, табигатьнең кеше тормышындагы әһәмияте һәм роле турында сөйләделәр. Экологлар кеше һәм әйләнә-тирә мохит арасында аерылгысыз бәйләнеш булуы һәм кешенең табигать объектларына тискәре йогынтысы нәтиҗәсендә аның югалу мөмкинлеге турында әйттеләр. Шуңа күрә кече яшьтән үк табигатьне танып белергә, яратырга һәм сакларга кирәк. Балалар, үз чиратында, экологларга үзләренең әйләнә-тирә мохит турында ничек кайгыртуларын сөйләделәр. Җәйге каникул чорында укучылар агачларның күптөрлелеген өйрәнү буенча эзләнү эше үткәргәннәр, “Табигатьне саклыйк!” темасына социаль плакатлар конкурсы оештырганнар, “Чиста яр” табигать саклау акциясендә катнашканнар. Иң күп ЭКОмероприятиеләрне балалар июльнең икенче яртысында һәм августта үткәрергә планлаштыралар, ә уку елы башында алар экологик җәйгә йомгак ясаячаклар.

ТР ЭТБМ матбугат хезмәте

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International