Табигатькә 5,8 миллион сумлык зыян. Кама буе идарәсе экологлары участок чикләреннән тыш урында чыгаруны ГЛОНАСС системасы ярдәмендә ачыкладылар

2017 елның 13 июле, пәнҗешәмбе

Татарстан Республикасы Экология һәм табигый байлыклар министрлыгының Кама буе территориаль идарәсе хезмәткәрләре дәүләт экологик мониторингы барышында Түбән Кама сусаклагычы акваториясендә гомумтаралган файдалы казылмаларны законсыз чыгару очрагын ачыкладылар. Табигать саклау өлкәсендә закон бозуны экологлар ГЛОНАСС спутник навигациясе ярдәмендә теркәде, йөзү җайланмасы аның ярдәмендә Татарстан Республикасы бердәм дәүләт мәгълүмат системасына тоташкан. Аппарат судноның 23 июньнән 11 июльгә кадәр, рөхсәт ителгән участок чикләреннән чыгып, комлы-гравийлы катнашма чыгарганын теркәгән. Чыгарылган файдалы казылманың күләме 44 183 тонна тәшкил итә. Ачыкланган факт “Җир асты байлыклары турында” РФ законының 11 маддәсен бозу булып тора: Җир асты байлыкларыннан файдалануга лицензия. Кама буе идарәсе инспекторлары әйләнә-тирә мохиткә китерелгән зыянны исәпләделәр. Ул 5,8 миллион сум тәшкил итә. Әлеге закон бозу очрагы буенча җинаять эше кузгату өчен, экологлар Россия Федерациясе Эчке эшләр министрлыгының транспортта Казан линия идарәсе Яр Чаллы шәһәре буенча линия полиция бүлегенә гариза җибәрделәр.

ТР ЭТБМ матбугат хезмәте

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International