Арча укучылары өчен кыргый табигать дөньясына ЭКОсәяхәт оештырдылар

2017 елның 13 июле, пәнҗешәмбе

Арчаның 7нче мәктәбе укучылары флора һәм фауна дөньясына ЭКОсәяхәт ясадылар. Укучылар өчен мероприятиене Татарстан Республикасы Экология һәм табигый байлыклар министрлыгының Төньяк территориаль идарәсе белгечләре үткәрде. Юлда яшь туристлар туган якның үсемлекләре һәм хайваннары белән таныштылар, табигый объектларны өйрәнделәр һәм төрле экологик биремнәр үтәделәр. Сәяхәтнең спорт-экология этабы балаларны аеруча кызыксындырды. Биредә балалар чүп-чарны тиз һәм сыйфатлы җыештыру һәм калдыкларны төрләргә дөрес итеп аеру буенча үзара ярыштылар. Төньяк идарә белгечләре әйтүенчә, интерактив уен укучыларны табигать дөньясына якынайтып кына калмады, ә табигый ресурсларга сакчыл һәм кайгыртучан мөнәсәбәт тәрбияләргә булышты. Мондый чаралар үсеп килүче буында экологик культура формалаштыруда һәм үстерүдә төп рольне уйныйлар.

ТР ЭТБМ матбугат хезмәте

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International