30нчы июльгә кадәр “Территорияләр үсеше өчен чиста энергетика” конкурсында катнашуга заявкалар кабул ителә, аның оештыручылары булып Рус география җәмгыяте һәм “Российский капитал” банкы тора. Мероприятие Россия предприятиеләренең энергонәтиҗәлелекне күтәрү өлкәсендәге башлангычларына этәргеч ясауга, яңартыла торган кече һәм альтернатив энергетиканы үстерүгә, шулай ук җылыту системаларын аларның экологик характеристикасын яхшыртып модернизацияләүгә юнәлтелгән.
Конкурста бөтен төр милектәге Россия предприятиеләре һәм оешмалары катнаша ала. Реализацияләү срогы (инвестицияләр башлану вакытыннан алып объектны кертүгә яки реаль секторда эшкәртмәләрне кертүгә кадәр) 3 елга кадәр тәшкил итәргә тиеш.
Катнашу өчен заявканы, проектны тасвирлап, mail@tp-eco.ru электрон адресына яки почта буенча җибәрергә кирәк: 109012, Россия, Мәсеәү, Новая площадь, 10, корылма 2, ЭКОКОНКУРС билгесе куеп. Проектларны бәяләгәндә, тәкъдим ителә торган техник карарларның нигезлелеге һәм тормышка ашучанлыгы, проектның аналоглары белән чагыштыргандагы өстенлекләре исәпкә алыначак. Аерым игътибар нәтиҗәләрне тиражлау мөмкинлегенә биреләчәк.
Конкурсның нигезләмәсе белән https://tp-eco.ru сайтында танышырга мөмкин.
ТР ЭТБМ матбугат хезмәте