Экология елы кысаларында Мөслимдә Сабан туе ЭКО стильдә узачак

2017 елның 28 июне, чәршәмбе

2 июньдә Мөслим муниципаль районында Сабан туе узачак. Ел саен уздырыла торган халык бәйрәменең балалар мәйданчыгы быел беренче тапкыр ЭКО стильдә оештырылачак – мероприятие табигать саклауга юнәлтеп уздырыла. Татарстанда уза торган Экология һәм җәмәгать урыннары елы кысаларында Мөслимдәге Сабан туенда әйләнә-тирә мохитне саклау темасына интеллектуаль викториналар, чүпләрне дөрес сортлау буенча мавыктыргыч конкурслар, мастер-класслар, рәсем конкурслары булачак. Балалар ЭКО- Сабантуе Татарстан Республикасы Экология һәм табигый байлыклар министрлыгы булышлыгы белән уздырыла. “Экологик иминлекне тәэмин итү мәсьәләләрендә балалар белән эшләү бик мөһим, - дип әйтә бәйрәмне оештыручылар,- андый мероприятиеләр балаларның дөньяга карашлары киңәюгә һәм экология өлкәсендә алган белемнәрне гомумиләштерүгә ярдәм итә, якты, уңай хисләр уята, табигатькә карата сакчыл мөнәсәбәт формалаштыра”.

Балалар ЭКО-Сабан туе халыкның игътибарын экологик мәсьәләләргә юнәлтүгә, үсеп килүче буынны табигать торышын яхшыртуга, экологик куль- тура нигезләре формалаштыруга юнәлтелә.

ТР ЭТБМ матбугат хезмәте

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International