Ришвәтчелек турында җәмәгатьчелек фикере мониторингы дәвам итә

2017 елның 1 июне, пәнҗешәмбе

Татарстан Республикасы Экология һәм табигый байлыклар министрлыгында Министрлыкта ришвәтчелек торышы турында җәмәгатьчелек фикерен сорашу дәвам итә. Анкетаны “Ришвәтчелеккә каршы тору” – “Җәмәгатьчелек фикерен сорашу, анкеталар” бүлегендә узарга мөмкин. Сылтама: http://eco.tatarstan.ru/rus/opros-obshchestvennogo-mneniya-anketirovanie.htm.

Әлеге тикшеренү Министрлык эшчәнлегенең нәтиҗәлелеген күтәрергә, шулай ук Министрлыкның вазыйфаи затлары арасында ришвәтчелек күренешләрен булдырмый калу максатында оператив чаралар күрергә мөмкинлек бирәчәк.

ТР ЭТБМ матбугат хезмәте

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International