Бөтен республикадан Татарстан Республикасы Экология һәм табигый байлыклар министрлыгы хезмәткәрләре Түбән Каманың Балалар экология-биология үзәге эше белән таныштылар. Үзәктә 2 меңгә якын бала өстәмә белем ала. 4 юнәлеш буенча шөгыльләнәләр: экологик-биологик, табигый фәннәр, нәфис-эстетик һәм туристлык-туган якны өйрәнү. Хәтта үзләренең лабораторияләре бур, анда балалар тәҗрибәләр һәм катлаулы булмаган анализлар ясый ала. Практика белән Кама аръягы территоираль идарәсе белгечләре уртаклаша. Экологик-биологик үзәкнең девизы – баланың күңелен табигатькә орыну аша яктыртабыз. Максаты – гамәли, социаль әһәмиятле эшчәнлеккә һәм сәламәт тормыш рәвешенә ориентлашкан, конкурентлыкка сәләтле югары экологик культуралы шәхес формалаштыру.
ТР ЭТБМ матбугат хезмәте