Бүген Түбән Камада #ЭКОяз2017 акциясе узды. Татарстан Республикасы Экология һәм табигый байлыклар министрлыгының барлык территориаль идарәләре җитәкчеләре Н.В. Лемаев ис. скверны җыештыруда катнаштылар. Территорияләрне җыештыру буенча мероприятиеләр бүген шәһәрнең һәр районында оештырылган иде. Санитар-экологик икеайлык кысаларында һәр пәнҗешәмбе һәм җомгада массакүләм җыештыру эшләре үткәрү турында карар кабул ителде.
ТР ЭТБМ матбугат хезмәте