Бүген Татарстан экологлары Түбән Камада җыелды, анда республика Экология министрлыгының барлык территориаль идарәләре җитәкчеләре белән күчмә киңәшмә булды. Киңәшмәне Татарстан Республикасы экология һәм табигый байлыклар министры урынбасары – Татарстан Республикасының Әйләнә-тирә мохитне саклау өлкәсендә баш дәүләт инспекторы Фаяз Шакиров үткәрде. Гомумтаралган файдалы казылмалар чыгаруга, шул исәптән лицензияле чыгаруга да, контрольне көчәйтү кирәклеге билгеләп үтелде. Шулай ук санитар-экологик икеайлык кысаларында ачыкланган санкциясез калдыкларны юк итүгә аерым игътибар бирергә кушылды.
ТР ЭТБМ матбугат хезмәте