Татарстан Экология һәм табигый байлыклар министрлыгында бүген аерата җанлылык иде. Нәни табигать сакчылары, утильләштерүгә тапшыру өчен, файдаланылган батарейкалар алып килде. “Сентябрьдлән бирле бөтен группа белән җыйдык”, - ди Казанның 128нче балалар бакчасы тәрбиячеләре. Нәниләр бер батарейканың әйләнә-тирә мохиткә нинди зарар китерергә мөмкинлеге турында белү белән, бөтен төркемнәре белән бер карар кабул итәләр: җыеп барачаклар һәм махсуслаштырылган урыннарга тапшырачаклар. Экология министрлыгы хезмәткәрләре балаларга, табигатькә сакчыл мөнәсәбәтләре өчен, “Экология мәктәбе” дигән бизәгеч китаплар бүләк иттеләр.
ТР ЭТБМ матбугат хезмәте