Кеше эшчәнлегенең табигатькә йогынтысы, су объектларын пычрату, калдыкларны урнаштыруның санкциясез урыннары барлыкка килү – Яр Чаллыда экологик дәрестә болар төп тема булды. Укучылар өчен белем бирү чарасын Татарстан Республикасы Экология һәм табигый байлыклар министрлыгының Кама буе территориаль идарәсе белгечләре үткәрде. Алар укучыларның үзләренең дә табигый объектларны саклау эшенә өлеш кертә алуын билгеләп үтте, моның өчен телефоныңда “Мәктәп экопатруле” мобиль кушымтасы булу җитә. Кушымта ярдәмендә укучылар Экология министрлыгы инспекторларына рөхсәтсез чүплекләр турында фотолы мәгълүмат җибәрәләр. Актив һәм оператив эш өчен укучылар баллар ала. Ел йомгаклары буенча, иң күп балл җыючылар кыйммәтле приз һәм бүләкләр ала. Автошәһәрнең 1нче мәктәбе укучылары экологларга ярдәмгә “Яшел бригада” оештырырга булдылар һәм #ЭКОяз2017 акциясендә актив катнашырга ниятлиләр.
ТР ЭТБМ матбугат хезмәте