Бүген санитар-экологик икеайлык кысаларында Татарстанның Кама Тамагы районында Татарстан Республикасы Экология һәм табигый байлыклар министрлыгы дәүләт инспекторлары рейд үткәрде. Тәмте авыл җирлегендә Идел аръягы территориаль идарәсе инспекторлары калдыкларны урнаштыруның 6 санкциясез урынын ачыкладылар.
Җитештерү һәм көнкүреш калдыклары белән эш иткәндә экология һәм санитария-эпидемиология таләпләрен үтәмәгән өчен, территорияләрнең пычрануына юл куйган затлар РФ административ хокук бозулар кодексының 8.2 маддәсе буенча җавапка тартылачак.
ТР ЭТБМ матбугат хезмәте