ЭКОдәрес кысаларында Әлмәтнең мәктәпкәчә балалары суны экономияләүнең гади ысулларын тәкъдим итте

2017 елның 11 апреле, сишәмбе

Әлмәтнең 21нче балалар бакчасында тәрбияләнүчеләр экологик дәрестә катнашты. Балалар өчен белем бирү чарасын Татарстан Республикасы Экология һәм табигый байлыклар министрлыгының Көньяк-Көнчыгыш территориаль идарәсе хезмәткәрләре Экология департаментының Әлмәт районы буенча вәкилләре белән бергә үткәрделәр. Интерактив дәрес кысаларында балаларны туган яктагы су объектларының күптөрлелеге белән, суның үзенчәлекләре һәм аның мөһим функцияләре белән таныштырдылар. “Без чиста судан башка бер көн дә яши алмыйбыз. Туган якның су объектлары безнең тормышта мөһим роль уйный. Су, яшәүнең башка чыганаклары кебек үк, үзенә сакчыл мөнәсәбәт таләп итә. Әйдәгез, елгаларыбызны һәм чишмәләребезне чиста һәм матур килеш саклыйк”, - диде ТР Экология министрлыгы хезмәткәрләре. Балалар, үз чиратында, су объектларын иң гади ысуллар белән сакларга тәкъдим итте: юынганда суны экономияләргә, бүлмә үсемлекләренә эрегән кар суы яки яңгыр суы сибәргә, савыт-саба юганда, суны әрәм итмәскә.

ТР ЭТБМ матбугат хезмәте

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International