ТР Экология министрлыгында Ришвәтчелеккә каршы тору комиссиясе утырышы булды.

2017 елның 27 марты, дүшәмбе

Бүген Татарстан Республикасы Экология һәм табигый байлыклар министрлыгында министр Фәрит Габделганиев рәислегендә Ришвәтчелеккә каршы тору комиссиясе утырышы булды.

Утырыш барышында түбәндәге мәсьәләләр каралды:

  1. “Федераль һәм республика бюджетыннан 2016 елда табигать саклау эшчәнлегенә бүлеп бирелгән акчаларны тоту турында”;
  2. “Дәүләт финанс контроле органнары тарафыннан 2016 елда ачыкланган кимчелекләрне системалаштыру һәм анализлау йомгаклары буенча нәтиҗәләр” каралды.
  3. 2016 елда ришвәтчелекнең торышы һәм Татарстан Республикасында ришвәтчелеккә каршы сәясәт чараларын гамәлгә ашыру турында җыелма хисап.
  4. 2017 елның 1нче кварталында (27.03.2017гә торышы буенча), Министрлыкның вазыйфаи затлары эшчәнлегендәге ришвәтчелек чагылышлары турында массакүләм мәгълүмат чараларында (Интернет һәм “Ышаныч телефоны”н да кертеп) урнаштырылган, шулай ук гражданнар һәм юридик затлар мөрәҗәгатьләрендә күренгән мәгълүмат мониторингы нәтиҗәләрен карап, ТР Экология һәм табигый байлыклар министрлыгының Ришвәтчелеккә каршы программасы мероприятиеләрен үтәү турында җыелма хисап,.
  5. Идел аръягы территориаль идарәсендә 2016 елда ришвәтчелеккә каршы сәясәт чараларын гамәлгә ашыру һәм 2017 елга бурычлар турында.

Мероприятие барышында эшчәнлекнең каралган юнәлешләре буенча һәм ришвәтчелек күренешләрен булдырмау буенча эшне активлаштыруга юнәлтелгән конкрет чаралар һәм поручениеләр исемлеге эшләнде. Утырышка йомгак ясаганда, Фәрит Габделганиев дәүләт хезмәте һәм ришвәтчелеккә каршы көрәш өлкәсендә нәтиҗәле эшчәнлекне дәвам итәргә, норматив хокукый актларны һәм аларның проектларына ришвәтчелеккә каршы экспертиза үткәрүне гамәлгә ашыруны дәвам итәргә, гражданнарны активрак кабул итәргә, халык белән эшне көчәйтергә кушты.

ТР ЭТБМ матбугат хезмәте

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International