“Балаларның табигатьне өйрәнүгә булган кызыксынуы күп мәсьәләләрне чишүгә булышырга мөмкин”. Яр Чаллыда IV Региональ конференция “Юннат-2017” узды.

2017 елның 27 марты, дүшәмбе

Яр Чаллының Балалар экология-биология үзәге яшь экологлар, биологлар, зоологлар өчен, әйләнә-тирә мохитне саклауга битараф булмаган бөтен кеше өчен үз ишекләрен ачты. Автошәһәрдә кече яшьтәге мәктәп балалары өчен IV Региональ фәнни-гамәли экологик конференция “Юннат-2017” булды. Мероприятиедә Татарстанның 180 эзләнүчесе һәм педагоглары катнашты. Конференциядә катнашучыларга сәламләү сүзе белән Татарстан республикасы Экология һәм табигый байлыклар министрлыгының Кама буе территориаль идарәсе хезмәткәрләре мөрәҗәгать итте. “Бүгенге балаларның табигатьне өйрәнүгә булган кызыксынуы әйләнә-тирә мохитне саклау белән бәйле булган күп мәсьәләләрне чишүгә  булышырга мөмкин. Балалар инде мәктәп этабында ук табигать саклау өлкәсендә законнар бозуны бетерүнең мөмкин булган вариантларын тәкъдим итә. Экологик проблемаларны чишүгә юл нәкъ шундый минутлардан башлана. Вак адымнар – уңышка юл ул”, - дип билгеләде экологлар.

Яшь эзләнүчеләр үзләренең фәнни-гамәли эшләрен 6 секциядә тәкъдим итте:
 - Үсемлекләр экологиясе;
-  Кеше экологиясе

  • Хайваннар экологиясе;
  • Су экологиясе;
  • Кешенең әйләнә-тирә мохите экологиясе;
  • Икенчел чималны кеше тормышында файдалану.

Эзләнүләрнең төгәл нәтиҗәсен алу өчен, укучылар тәҗрибәләр, күзәтүләр, экспериментлар, лаборатор анализлар уздырган. Укучыларның педагоглары билгеләп үтүенчә, гамәли алымнар балаларны әйләнә-тирә мохит мәсьәләләрен өйрәнүгә җәлеп иткән.

ТР ЭТБМ матбугат хезмәте

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International