Азнакайның 10нчы мәктәпкәчә учреждениесендә тәрбияләнүчеләр экологик уен-викторинада катнашты. Балалар өчен танып-белү чарасын Татарстан Республикасы Экология һәм табигый байлыклар министрлыгының Ык буе территориаль идарәсе белгечләре уздырды.
Табигатьне иң яхшы белүче исеме өчен чыгарылыш төркеменә йөрүче балалар көрәште. Конкурс барышында балалар кошлар һәм республиканың табигать күренешләре тасвирланган пазллар җыйдылар, табышмакларга җаваплар таптылар, экологик мәсьәләләр чиштеләр, туган якта яшәүче канатлы дусларның сирәк төрләре турында кызыклы яңа әйберләр белделәр. Экологик физкультминутка күнегүләре яшь экологларда аерым кызыксыну уятты. “Балалар кошларны саклау турында шигырьләр белән үрелеп барган катлаулы булмаган физик күнегүләрне бик теләп башкардылар. Бер яктан, мондый күнегүләр комплексы балаларның сәламәтлеген ныгытуга көчле йогынты ясый. Ә икенче яктан, мондый шигырьләрдәге төп фраза һәм лозунгларны балалар мизгел эчендә хәтерләп кала”, - дип сөйләде Ык буе ТИ экологлары.
Республиканың мәктәпкәчә учреждениеләрендә экологик чаралар ТР Экология министрлыгы инспекторлары тарафыннан даими үткәрелә. Алар үсеп килүче буында экологик белемнәр таратуга һәм табигый ресурсларга сакчыл мөнәсәбәт тәрбияләүгә юнәлтелгән.
ТР ЭТБМ матбугат хезмәте