Бүген Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов һәм Ростехнадзор җитәкчесе Алексей Алешин республикада экологик, технологик һәм атом күзәтчелеге өлкәсендә алга таба хезмәттәшлек турында фикер алыштылар.

2017 елның 20 марты, дүшәмбе

Бүген Казанга Экологик, технологик һәм атом күзәтчелеге буенча федераль хезмәт җитәкчесе Алексей Алешин килде. Халыкара “Казан” аэропортында аны Татарстан Республикасы Премьер-министры Илдар Халиков, Ростехнадзорның Идел буе идарәсе җитәкчесе Борис Петров, башка рәсми затлар каршы алды. Казанга килү белән, Алексей Алешин Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов белән очрашты. Экологик, технологик һәм атом күзәтчелеге өлкәсендә алга таба хезмәттәшлек, Татарстан Республикасы предприятиеләре һәм оешмалары тарафыннан сәнәгать һәм энергетика иминлеген тәэмин итү, шулай ук эре проектларны гамәлгә ашырганда, сәнәгать иминлегенең техник һәм оештыру таләпләрен тәэмин итү мәсьәләләре һәм башка  темалар турында фикер алыштылар.

Алга таба Рөстәм Миңнеханов һәм Алексей Алешин Ростехнадзорның Идел буе идарәсенең киңәйтелгән утырышында катнаштылар, ул Ростехнадзорның Идел буе идарәсе күзәтүе астындагы предприятие һәм оешмаларның сәнәгать һәм энергетика куркынычсызлыгын тәэмин итү буенча 2016 елдагы эшчәнлеге йомгакларына һәм 2017 елга бурычларына багышланды.

ТР ЭТБМ матбугат хезмәте

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International