Түбән Кама территориясен тикшерү барышында Татарстан Республикасы Экология һәм табигый байлыклар министрлыгының Кама аръягы территориаль идарәсе инспекторлары табигатькә каршы закон бозу очрагын тапты. Прости авылы яныда җир кишәрлегендә Административ хокук бозулар турында РФ кодексының 8.6 маддәсе 1 өлеше (Туфракның уңдырышлы катламын рөхсәтсез салдыру яки күчерү) буенча һәм 8.2 маддәсе (Җитештерү һәм куллану калдыклары белән, озон катламын җимерүче матдәләр белән яки башка куркыныч матдәләр белән эш иткәндә, экология һәм санитария-эпидемиология таләпләрен үтәмәү) буенча закон бозу теркәлде. Туфракның уңдырышлы катламын салдыру һәм күчереп кую юлы белән, 1350 кв.м мәйданлы җир территориясе бозылган. Шулай ук 570 кв.м мәйданга резин эшләнмәләр һәм пневматик автомобиль шиннары җитештерү калдыкларын ташлау ачыкланды. Әлеге факт буенча Экология министрлыгы хезмәткәрләре административ тикшерү үткәрә.
ТР ЭТБМ матбугат хезмәте