Ачык экологик дәрес кысаларында Аксубай укучылары әйләнә-тирә мохит проблемалары турында фикер алышты. Балалар өчен мероприятиене Татарстан Республикасы Экология һәм табигый байлыклар министрлыгының Идел-Кама территориаль инспекторлары үткәрде.
Су объектларын пычрату, чүплекләр барлыкка китерү, урманнарны рөхсәтсез кисү – әлеге һәм башка экологик проблемаларны укучылар Татарстан Республикасы өчен иң кискеннәре дип саный. “Кеше көн саен табигатьне пычрата, юлда ташлап калдырылган кирәкмәгән кәгазьдән башлап, сәнәгать предприятиеләренең калдыклары да моңа керә”, - дип сөйләде лицей укучылары.
Табигатьне ничек бар шул хәлдә саклау өчен, илдә һәм регионда яшәүче һәр кеше көч куярга тиеш. “Моның өчен гади кагыйдәләрне үтәргә кирәк: агач ботакларын сындырмаска, чәчәкләрне өзмәскә, учаклар калдырмаска, чүп ташламаска. Табигый байлыкларны күбәйтергә тырышырга кирәк, киметергә түгел. Әгәр һәр кеше табигатьнең хәле турында уйласа, күп кенә проблемаларны булдырмый калырга мөмкин булачак”, - диде Идел-Кама ТИ инспекторлары.
ТР ЭТБМ матбугат хезмәте