Бүген Яшел Үзәндә “Маяк” спорт комплексы базасында Татарстан Республикасының Дәүләт хезмәткәрләре спартакидасы кысаларында чаңгыда узышу буенча ярышлар үтте. Татарстан Республикасы Экология һәм табигый байлыклар министрлыгы командасында чыгыш ясадылар: Альберт Шубин -әйләнә-тирә мохитне саклау идарәсе начальнигы, Данис Баһавиев -координацияләү һәм планлаштыру бүлегенең әйдәп баручы киңәшчесе, Әнисә Фазылова - әйләнә-тирә мохиткә йогынтыны нормалаштыру бүлегенең өлкән белгече, Алсинә Одаряева - 1нче разрядлы өлкән белгеч. “Мондый мероприятиеләр үткәрү, һичшиксез, кирәк. Колективны берләштерү өчен дә, һәм, әлбәттә, спорт безнең тормышка һәрвакыт уңай йогынты ясый. Бу күңел өчен зарури булган бер юаныч”, - диде Экология министрлыгы хезмәткәрләре. Чаңгы ярышларында Татарстан министрлыкларының һәм ведомстволарының 28 командасы катнашты. Экология министрлыгы хезмәткәрләре гомумкоманда исәбендә 10нчы урын алдылар.
Татарстан Республикасының Дәүләт һәм мунципаль хезмәткәрләре спартакиадасы Татарстан дәүләт хакимияте органнары коллективларында сәламәт яшәү рәвеше һәм физик культура һәм спорт белән шөгыльләнү традицияләре формалаштыру максатында уздырыла.
ТР ЭТБМ матбугат хезмәте