Татарстан Республикасы Кызыл китабының өченче редакциясе басылып чыкты. Яңа басмага барлыгы 612 төр кергән: хайваннар (224төр), үсемлекләр (340 төр) һәм гөмбәләр (48 төр). Шул исәптән Россия Федерациясе Кызыл китабына кертелгән 64 төр һәм Халыкара Кызыл китапка кертелгән 6 төр.
Кызыл китап хайваннар һәм үсемлекләр дөньясының күрсәтелгән объектлары турында, шулай ук аларны саклау һәм торгызу буенча кирәкле чаралар турында мәгълүматлар җыелмасын туплаган рәсми документ булып тора. Хайваннар һәм үсемлекләр дөньясының Кызыл китапка кертелгән объектлары аеруча сакланырга тиеш. Соңгы 10 ел дәвамында Татарстан территориясендә (акваториясендә) яшәүче кыргый хайваннарның, кыргый үсемлекләрнең һәм гөмбәләрнең сирәк һәм югалу куркынычы астында булган төрләренең (төрчәләр, популяцияләрнең) хәле һәм таралышы турында мәгълүмат җыелды һәм ТР Кызыл китабын тутыру буенча норматив-хокукый база өзлексез камилләштерелде.
2010-2016 елларда үсемлекләр, хайваннар һәм гөмбәләрнең сирәк һәм югалып бара торган төрләренең таралышын өйрәнү һәм санын исәпләү буенча шактый гына оештыру эшләре үткәрелде.