Туган якның табигый байлыкларын ничек сакларга? Гади кагыйдәләр турында балаларга экологик дәресләрдә сөйлиләр. Шундый дәресләрнең берсен Азнакай гимназистлары өчен Татарстан Республикасы Экология һәм табигый байлыклар министрлыгының Кама аръягы территориаль идарәсе хезмәткәрләре үткәрде. Экологлар экологик иминлек, биологик күптөрлелекне өйрәнү һәм саклау, экологик-натуралистик һәм табигать саклау чараларын координацияләү темаларын кузгаттылар, Татарстанда Экология һәм җәмәгать урыннары елы кысаларында уздырыла торган акцияләр турында сөйләделәр. “Татарстанның киләчәге балаларның экологик яктан никадәр белемле булуына бәйле. Экология мәсьәләләре бөтен дәресләрдә каралырга тиеш, экологик тәрбия системалы, даими булырга тиеш”, - диде Экология министрлыгы хезмәткәрләре. Экологик мероприятиеләр Татарстан Республикасы Экология һәм табигый байлыклар министрлыгы хезмәткәрләре тарафыннан даими үткәрелә. Алар үсеп килүче буынга экологик тәрбия бирүгә юнәлтелгән.
Исегезгә төшерәбез, Татарстанда Экология һәм җәмәгать урыннары елы үткәрүгә багышланган экологик дәресләргә кичә старт бирелде. Шушы көннәрдә алар Татарстанның барлык мәктәп һәм гимназияләрендә узачак.
ТР ЭТБМ матбугат хезмәте