Аукционнарда намуссыз катнашучылар реестрын булдыру өлешендә “Җир асты байлыклары” турында Россия Федерациясе Законына үзгәрешләр проекты күпчелек ведомстволар белән килештерелде һәм якын арада Россия Хөкүмәтенә кертеләчәк, дип хәбәр ителә Экология елының рәсми сайтында. Бүгенге көндә элеге документны кабул итү җир асты биләмәләрен нәтиҗәле лицензияләү, аукционнарның өзелүенә юл куймау өчен зарури шарт булып тора.
Закон проекты җир асты биләмәләреннән файдалану хокукына аукционнарда намуссыз катнашучыларның реестрын булдыру һәм алып баруны тәэмин итәчәк. Гариза бирүче турында әлеге реестрда мәгълүмат булу аның аукционда катнашуга заявкасын кире кагу өчен нигез булачак. Хәзерге вакытта файдалы казылмалар эзләү һәм чыгару өчен яисә геологик өйрәнү, эзләү һәм файдалы казылмалар чыгару өчен (берләштерелгән лицензияләр буенча) җир асты биләмәләреннән файдалану хокукы бирүнең иң таралган формасы булып җир асты биләмәләреннән файдалану хокукына аукционнар тора. Шул ук вакытта практикада системалы рәвештә аукционнарда катнашучы һәм бер юллык түләүнең иң зур күләмен тәкъдим итүче, әмма сатуда тәкъдим иткән сумманы түләмәүче компанияләр очрый.
“Җир асты байлыклары” турында Россия Федерациясе Законын җир асты биләмәләреннән файдалану хокукына аукционда җиңүче дип танылган, әмма бер юллык түләүне вакытында түләмәгән затлар турында, аларны аукционнарда намуссыз катнашучылар реестрына кертү өчен, Монополиягә каршы федераль хезмәткә мәгълүмат бирү турында нигезләмә белән тулыландыру планлаштырыла. Тәкъдим ителә торган үзгәрешләр намуссыз катнашучылар реестрына кертелергә тиешле мәгълүматлар исемлеген ныгытуны, шулай ук мәгълүматларны Россия Федерациясенең сатулар үткәрү турында мәгълүмат куела торган рәсми сайтына (https://torgi.gov.ru/) урнаштыру зарурлыгын күздә тота.
Моннан тыш бу документ белән “Җир асты байлыклары” турында Россия Федерациясе Законының 14 маддәсенә, заявка бирүче турында яки заявка бирүченең гамәлгә куючылары (катнашучылары) турында аукционнарда намуссыз катнашучылар реестрында мәгълүмат булган очракта, аукционда катнашуга заявканы кире кагуны нигезләү өлешендә үзгәрешләр кертеләчәк. Нормалар җир асты биләмәләреннән файдалану хокукына аукционда катнашуга әлеге хокукны алуга чынлап та ихтыяҗлы булган компанияләрнең катнашуын тәэмин итәчәк, шуның белән җир асты биләмәләреннән файдалану хокукы өчен бер юллык түләүне кертмәү сәбәпле җир асты биләмәләреннән файдалану хокукы өзелү очраклары саны кимиячәк.
ТР ЭТБМ матбугат хезмәте