19 февраль - Орнитолог көне

2017 елның 18 феврале, шимбә

Ел саен 19нчы февральдә Орнитолог көне билгеләп үтелә. Бәйрәмнең тарихы 1983 елда СССР Фәннәр академиясе каршында Бөтенсоюз орнитологлар җәмгыяте (хәзерге Мензбир җәмгыте) оештырудан башлана. Фәнни җәмгыять кыргый кошларны өйрәнү, саклау һәм рациональ файдалану белән шөгыльләнүче белгечләрне берләштерә. Орнитолог көне – җәмәгатьчелекнең игътибарын кошларны өйрәнүгә һәм саклауга җәлеп итү, шулай ук фәнни белемнәр тарату мөмкинлеге.

Татарстан Республикасының орнитофаунасы бай һәм күптөрле, анда кошларның 300дән артык төре бар. Күпчелек төрләр урман, ачык киңлекләр төрләренә һәм сулы-сазлыклы җирләр төрләренә карый. Аеруча саклана торган табигый территорияләрдә кошларның сирәк очрый торган төрләре бар. Хәзерге вакытта Татарстанның Кызыл китабына кошларның 85 төре кертелгән. Республика территориясендә кошларны өйрәнү һәм саклау белән Россия кошларны саклау берлегенең Казан бүлеге әгъзалары, “Түбән Кама” миллли паркы белгечләре, Идел-Кама дәүләт табигый биосфера тыюлыгы белгечләре, ТР Хайваннар дөньясы объектларын саклау һәм файдалану буенча идарә хезмәткәрләре, Казан федераль университеты һәм ТР Фәннәр академиясе галимнәре шөгыльләнә. 2014 елда КФУның Алабуга институты базасында “Кошларны мониторинглау һәм саклау” гыйльми-өйрәнү лабораториясе оештырылды, ул Татарстанның орнитофаунасын өйрәнү һәм саклау белән шөгыльләнә.

ТР ЭТБМ матбугат хезмәте

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International