Инде иртәгә үк бөтен ил укучылары экологик онлайн-дәрестә катнаша ала. ЭКОзанятие Мәскәү дәүләт университетында узачак, ә трансляция Россия Федерациясе Табигый ресурслар һәм экология министрлыгының рәсми сайтында барачак: www.mnr.gov.ru. Экологик дәресне Россиянең табигый ресурслар һәм экология министры Сергей Донской белән М.В.Ломоносов ис. МДУ ректоры Виктор Садовничий үткәрәчәк. Мероприятие яңа “Бөтенроссия мәктәп экология дәресе” акциясенә старт булып торачак.
Экологик дәрес укучыларның экология, экологик иминлек мәсьәләләренә, биологик күптөрлелекне саклау һәм өйрәнүгә кызыксынуларын үстерүгә; экологик-натуралистик һәм табигатьне саклау мероприятиеләрен кооординацияләүгә юнәлтелгән.
Дәрес программасы Россия регионнарыннан интернет-трансляцияләүне һәм экологик диктант язуны үз эченә ала, аның буенча сорауларны РФ Табигый ресурслар министрлыгы сайтыннан белеп булачак.
ТР ЭТБМ матбугат хезмәте