Татарстанның яшь педагоглары “Яшел ГТО” нормаларын тапшырды.

2017 елның 17 феврале, җомга

Экология стандартларын тормышта һәм йорт төзегәндә куллану, дөрес туклану кагыйдәләре, каты көнкүреш калдыкларын сортларга аерганда кулланыла торган методикалар – бүген Татарстан Республикасының яшь педагоглары шундый мәсьәләләр турында фикер алышты. “Дуслык” белем бирү-сәламәтләндерү үзәге базасында Республика яшь педагоглар мәктәбе -2017 узды. Мәктәп кысаларында анда катнашучылар “Яшел ГТО” проекты белән таныштылар. Чара ике этапта узды: тест һәм интерактив өлеш. Тест өлешендә ресурсларга сакчыл мөнәсәбәт, чүпне аерым җыю, социаль реклама, сәламәт туклану һәм хайваннарга ярдәм буенча сораулар бар иде. Интерактив өлештә биш мәйданчык - “ЭкоЙорт”, “ЭкоМаркет”, “Чүпне аерым җыю”, “Яшел Татарстан”, “Калдыкларның үзлекләре”, экзаменда катнашучылар бу мәйданчыкларда үзләренең экологик фикерләвен күрсәттеләр. Республиканың 127 яшь педагогы сынауларны уңышлы узды.

“Яшел ГТО” проекты Татарстан яшьләренең экологик культурасын үстерү максатында Татарстан Республикасы “Иреклеләр хәрәкәтен үстерү үзәге” яшьләр иҗтимагый оешмасы тарафыннан гамәлгә ашырыла.

Республика яшь педагоглар мәктәбен оештыручылар – Татарстан Республикасының Яшь педагоглар берлеге, Халык мәгарифе хезмәткәрләре профсоюзы, Татарстан Республикасы Мәгариф һәм фән министрлыгы. Төп максат – яшь педагогларның компетентлык дәрәҗәсен күтәрү, булачак укытучыларга үзләренең белем һәм күнекмәләрен камилләштерүгә этәргеч бирү.

ТР ЭТБМ матбугат хезмәте

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International