“Үз төбәгеңнең матурлыгын гәүдәләндереп калдырырга өлгер!” Татарстан фотосөючеләрен Рус географик җәмгыятенең “Иң матур ил” III конкурсында катнашырга чакыралар. Фотоконкурс Россиянең табигый һәм мәдәни мирасын саклау мәсьәләләренә игътибар җәлеп итүгә, шулай ук фотография сәнгате аша әйләнә-тирә мохиткә сакчыл мөнәсәбәт тәрбияләүгә юнәлтелгән. Конкурста, яшенә һәм яшәү урынына бәйсез рәвештә, теләгән һәркем катнаша ала.
Фотоконкурс түбәндәге номинацияләр буенча уздырыла:
торган Россия пейзажлары);
мизгелләрне күрсәтә торган фоторәсемнәр);
тирә мохит белән аралашуын күрсәтүче сюжетлар);
гәүдәләндергән фоторәсемнәр);
катлаулы төзелешен ача торган фоторәсемнәр);
чагылдыра торган фоторәсемнәр);
һәм фаунасы томышыннан мизгелләрне гәүдәләндергән фоторәсемнәр);
һавадан күреп чагылдыру);
дөньясы тормышына кешелекнең йогынтысын күрсәтүче провокацион фоторәсемнәр);
үз мәдәниятен саклап кала алган Россия халыкларының үзенчәлекләрен чагылдыручы фоторәсемнәр);
торган материаль мәдәни һәйкәлләре фоторәсемнәре);
ачык тавыш бирү юлы белән билгеләнә торган номинация).
“Иң матур ил” конкурсында катнашу өчен, Рус географик җәмгыятенең photo.rgo.ru сайтында теркәлергә һәм фотоларны 2017 елның 31нче июленнән соңга калмыйча җибәрергә кирәк. Йомгаклар 2017 елның сентябрендә ясалачак, һәр номинация буенча җиңүчеләр билгеләнәчәк. Иң яхшы эшләрнең авторлары 250 000 сум күләмендә акчалата премия алачак.
ТР ЭТБМ матбугат хезмәте