Татарстан Республикасында беренче тапкыр, табигать саклау өлкәсендә закон бозганы өчен, Казанда яшәүче берәүне бер елга төзәтү эшләренә хөкем иттеләр. 2016 елның апрелендә Татарстан Республикасы Экология һәм табигый байлыклар министрлыгына законсыз ком чыгару турында хәбәр килде. Хәлне ачыклау өчен, Экологик күзәтчелек буенча дәүләт инспекциясе инспекторлары урынга чыкты. Факт расланды – гомумтаралган файдалы казылмалар чыгару лицензиясез, техника – экскаватор кулланып башкарыла. Экологлар дәүләт мөлкәтен урлау факты турында ТР буенча Россия ЭЭМ “Юдино” бүлекчәсенә хәбәр итәләр. Хокук саклау органнары хезмәткәрләре РФ Җинаять кодексының 158 маддәсенең 1 өлеше буенча җинаять эше кузгаталар. Казан шәһәре Киров районының 2нче суд участогы җәмәгать судьясы хөкеме белән, гражданин дәүләт мөлкәтен (ком) урлау факты буенча җинаять кылуда гаепле дип табыла. РФ Җинаять кодексының 158 маддәсенең 1 өлеше буенча хөкем карары чыгарылды (Урлау, ягъни чит мөлкәтне яшерен үзләштерү). Суд гаепләнүчене, 20% хезмәт хакын дәүләт кеременә тотып калып барып, бер елга төзәтү эшләренә хөкем итте.
ТР ЭТБМ матбугат хезмәте