Фәрит Габделганиев: “Экологик культура мәсьәләләренә Алабуганың игътибары бәяләп бетергесез”.

2017 елның 17 феврале, җомга

Татарстанның экология министры Фәрит Габделганиев Алабуганың мәдәният хезмәткәрләре белән очрашты. Очрашу шәһәр Мәдәният сараеның кече залында узды. Министр мәдәният мәсьәләләренә, шул исәптән экологик культура мәсьәләләренә Алабуга бирә торган игътибарның тәрбия нәтиҗәсе икәнен, аның кешенең әйләнә-тирә мохит белән мөнәсәбәттә гармониягә ирешә белүендә чагылуын ассызыклады. “Безнең алда тора торган бурыч – һәрьяклап үскән шәхес, беренче чиратта культуралы кеше тәрбияләү, - диде Фәрит Габделганиев. – Яшьләрне генә түгел, ә тулаем җәмгыятьне тәрбияләүдә ярдәм итәргә тиешле мәдәни тарихи мирасны без уртак көч белән сакларга тиеш. Җәмгыятебез нинди хәлдә, аның әхлакый рухы нинди, без үзебезне ни дәрәҗәдә бердәм итеп тоябыз – күп нәрсә шуңа бәйле”.

Муниципаль берәмлектә уздырыла торган төп чаралар турында Алабуга Башкарма комитеты җитәкчесе Роман Исланов сөйләде. Ул Алабуганың мәгариф учреждениеләрендә “2017-2020 елларга Алабуга мунципаль районында экологик белем һәм тәрбия бирү” программасын гамәлгә ашыру буенча максатчан эш алып бару турында әйтте. 2017 елда Россиядә Экология елы һәм Татарстанда Экология һәм җәмәгать урыннары елы үткәрү кысаларында мероприятиеләр планы эшләнгән. План нигезендә мәктәпләр һәм балалар бакчалары барлык бөтенроссия һәм республика экологик акцияләрендә дә актив катнашалар. Шулай ук мәктәпләрдә экологик юнәлештә түгәрәкләр эшли һәм профильле эш алып барыла. Төрле экологик проектлар гамәлгә ашырыла: районның белем бирү учреждениеләре арасында “Чишмәләрне паспортлаштыру” мәктәп мониторингы, “Тыюлыклы табигать буяулары” экологик проекты (20нче “Әкият” балалар бакчасы), “Чишмәне һәм аның янәшәсендәге территорияне төзекләндерү” проекты.

Экология министры Фәрит Габделганиев Алабуга территориясендә экологик культураны үстерү, экологик белемнәрне күтәрү, туган як табигатенә сакчыл мөнәсәбәт тәрбияләү буенча эшне югары бәяләде, 2017 ел –Экология һәм җәмәгать урыннары елында бу юнәлештә эшенең тагын да көчәйтелергә тиешлеген билгеләде.

ТР ЭТБМ матбугат хезмәте

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International