Татарстан балалары үз республикаларын яклап ярыша ала. Россиянең төрле почмакларыннан мәктәп укучылары өчен “ЭКО-БАТЛ” старт алды.

2017 елның 17 феврале, җомга

Татарстан укучылары Бөтенроссия “ЭКО-БАТЛ” видеороликлар конкурсында катнаша ала. Конкурста катнашу өчен, укучыларга http://mediabat.ru виртуаль мәйданчыгында теркәлергә һәм Россиянең экологик куркынычсызлыгы темасына багышланган видеоматериал җибәрергә кирәк.

Эшләр жюри тарафыннан түбәндәге критерийлар буенча бәяләнәчәк:

  • идеянең оригинальлеге;
  • ролик сюжетының билгеләнгән темага туры килүе;
  • материалның яңалыгы (әз билгеле фактлар, урыннар, шәхесләр);
  • мәгълүмати эчтәлеклелек;
  • сөйләү белән видеорәтнең туры килүе;
  • төшерелгән видеоның сыйфаты;
  • өстәмә сәнгатьле чаралар куллану.

Видероликларны 2017 елның 10нчы апреленә кадәр җибәрергә мөмкин, йомгаклар 17нче апрельдә ясалачак. Оештыручы – Омск өлкәсенең Мәгариф министрлыгы. Мероприятие экологик культура һәм укучыларның үз әйләнә-тирәсендәге табигать күренешләренә һәм объектларына аңлы-дөрес мөнәсәбәтен формалаштыруга юнәлтелгән.

ТР ЭТБМ матбугат хезмәте

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International